news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казан студентларының дипломнары белән сату итүче сайтны ябуны таләп итә

Ресурстан теләгән һәркем файдалана алган.

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). ТР Прокуратурасы Казан югары уку йортлары студентларының дипломнары һәм рефератлары белән сату итүче сайтны ябуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Прокуратура республика прокуроры Илдус Нәфыйков таләбе белән гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән, Казан югары уку йортларында белем алучы студентларның диплом эшләрен, рефератларын һәм иншаларын интернетта сату турындагы мәгълүмат буенча тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, диплом һәм курс эшләрен, шулай ук рефератларны workspay.ru интернет-кибете аша сатканнар. Ресурстан теләгән һәркем файдалана алган.

Күзәтчелек ведомствосы сайтны ябу турында судка шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Интернет-ресурсның хуҗасы ачыкланган. Хәзер прокуратура эш буенча җыелган бөтен материалларны полиция һәм тикшерүчеләргә тапшырган.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, сүз КФУ студентларының диплом эшләре хакында да бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100