news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова лимиты билгеләнгән косметика линиясе җәйге кампаниясенең йөзе булды

Компания тарафыннан Кытай базары өчен әзерләнгән роликта Заһитова аяк протезларының төсенә бәйле рәвештә «Алтын аяклы кыз» дигән кушамат тагылган Америка моделе Лорен Вассер белән бергә төшкән.

Алинә Заһитова лимиты билгеләнгән косметика линиясе җәйге кампаниясенең йөзе булды
Скриншот с видео.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Shiseido компаниясенең (Япония) лимиты билгеләнгән косметика линиясе җәйге кампаниясенең йөзе булды.

Компания тарафыннан Кытай базары өчен әзерләнгән роликта Заһитова аяк протезларының төсенә бәйле рәвештә «Алтын аяклы кыз» дигән кушамат тагылган Америка моделе Лорен Вассер белән бергә төшкән. 2012 елда Вассерның гангрена башлану аркасында башта – сул, 2018 елда уң аягын кискәннәр.

Клипта шулай ук 1966 елда Shiseido компаниясенең йөзе булган 71 яшьлек япон актрисасы Бибари Маеда да төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100