Актаныш районында яшәүче чик сакчылары үз хисапларына һәйкәл куйган

Хәзерге вакытта Актаныш районында 1 меңнән артык ветеран-чик сакчысы яши.

(Актаныш, 29 май, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Филиза Сәлахова). Актанышның Җиңү паркында тагын бер истәлекле монумент барлыкка килде. Барлык буын чик сакчыларына дигән обелиск үзенең лаеклы урынын тапты. Аны районда яшәүче чик буе сакчылары үз хисапларына ясатып урнаштырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

28 майда яшел фуражкалы хәрбиләр, ветераннар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Бу — чын ир-егетләр һөнәре. Россиянең чик буенда хезмәт иткәннәр бу көнне яшел погонлы формаларын, яшел фуражкаларын киеп, шушы урында җыела алачак.

Хәзерге вакытта Актаныш районында 1 меңнән артык ветеран-чик сакчысы яши. Алар төрле өлкәләрдә эшләп, районны социаль-икътисади, рухи-патриотик яктан үстерүдә үзләренең зур өлешләрен кертә.

2019 ел ахырында, 2020 елның башында алар арасында  бер инициатива барлыкка килә. Ватсаптагы төркемнәрендә һәйкәл кую турында сүз кузгатыла. Башта район ветераннар советына киңәшкә киләләр, хат әзерләп, аннары район җитәкчесенә мөрәҗәгать итәләр. Район башлыгы әлеге тәкъдимне шунда ук хуплап ала һәм бу һәйкәлне Актанышның Җиңү паркына урнаштырырга рөхсәт бирә.

Актанышның ветеран-чик сакчылары бердәм фикергә килеп, үзләреннән акча җыялар, заказ биреп, һәйкәлне үз хисапларына ясатып урнаштыралар.