29 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

В.Колокольцев Казанда полиция отрядының чемпионат вакытына әзерлеген тикшерде, Ф.Мөхәммәтшин авылларда халык кимүенә борчылуын белдерде.

Рөстәм Миңнехановка «Тукай Юлы - Путь Тукая» яңа туристик маршрутын тәкъдим иттеләр / Бөек татар шагыйренең тормыш һәм иҗат юлына багышланган маршрут Татарстанның Биектау, Арча, Әтнә һәм Балтач районнары аша узачак.

Фәрит Мөхәммәтшин авылларда халык кимүенә борчылуын белдерде / "Авылларда эшлеклелек активлыгын арттыру актуаль бурыч булып кала", - ди ул.

Республика ярдәм фонды ТФБ-финанс кертемчеләренә 1 миллион 260 мең сум түләргә әзер / ТФБ-финанс кертемчеләренә түләүләр турындагы карар ТР Хөкүмәте һәм прокуратура белән килештереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов “Иннополис Лаеш” махсус икътисади зонасында яңа технопарк ачты / “Иннополис Лаеш” махсус икътисади зонасы технопаркы базасында 700ләп эш урыны булдырылган.

Владимир Колокольцев Казанда полиция отрядының чемпионат вакытына әзерлеген тикшерде / FIFA 2018 турнирының алты матчы узачак «Казан-Арена» стадионында Владимир Колокольцев һәм Рөстәм Миңнеханов операцион үзәк эше белән таныштылар.

Монреаль татарлары "Балалар көне" һәм "Танышу кичәсе"ндә халык көйләрен яңгыраткан / Фестивальне Квебек провинцияның мәдәни мирас җәмгыяте оештырган.

Июль башында Республика ярдәм фонды физик затларга 300 мең сумга кадәр акча түли башлаячак / Физик затлардан гаризаларны 15 июнендә кабул ителә башлыйлар.

Россия ислам институты каршындагы “Яшьләр бистәсе” проекты вәкилләре татар авылларында лагерьлар оештырачак / 2-8 июль көннәрендә алар тугызлап авылга баруны ниятлиләр.

Әгъзам Гобәйдуллин: “Авыл җирлекләре башлыклары эшенә бәянең төп күрсәткече – яңа эш урыннары” / Муниципаль берәмлекләр советы рәисе авыл җирлекләрен конкурсларда актив катнашырга өндәде.

Уңай шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә Татарстаннан 14 проект җиңде / Бәйге нәтиҗәләре буенча, республика гомуми суммасы 920 миллионлык грант алачак.

Данил Салихов балалар өчен әсәрләрдә яңа геройлар юк дип саный / Татарстан язучылар берлеге рәисе әйтүенчә, язучылар да, яшь иҗатчылар да шүрәле һәм су анасы образларыннан ерак китә алмый.

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 10 җиңүчесе ГИТИСка укырга керәчәк / Иң дәрәҗәле югары уку йортына керергә теләүче Татарстан студентларын Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Михаил Борисов сайлап алачак.