Татарстанда узган елны 11578 кешедә яман шеш булуы беленгән

Моның төп сәбәбе тәмәкегә бәйле, дип саныйлар белгечләр, ә республикада, Казан мәктәпләрендә 30 процент ир бала, 20 процент кыз тәмәке көйрәтә

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикалау үзәге, тәмәке тартуның тискәре нәтиҗәләренә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү максатында, «Татмедиа» агентлыгында матбугат конференциясе үткәрде.

Әлеге чара 31 майда «Яшьләр тәмәкедән ирекле» темасы белән билгеләп үтеләчәк Бөтендөнья тәмәке төтененнән азат көн уңаеннан махсус рәвештә оештырылган. Очрашуда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына караган һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре - Республика наркология диспансерының Республика тәмәке тарту проблемалары буенча тернәкләндерү һәм методик үзәге җитәкчесе Галимҗан Закирҗанов, Республика медицина тернәкләндерү гигиеник тәрбия һәм сәламәт тормыш рәвеше бүлеге мөдире Ольга Неделько, Республика онкология клиник диспансеры лор-онкологы Рушания Сабитова, Казан дәүләт медицина университетының психиатрия кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор Анатолий Карпов белән гомуми табиплык практикасы кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Наил Әмиров, Халыкара аеклык бәйсез ассоциациясе рәисе Владимир Ловчев, Казанның «Выбор» иҗтимагый фонды директоры Галина Ананьева катнашты.

Конференциядә әйтелгәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәкене күп илләрдә йогышлы булмаган авырулар китереп чыгарган һәм вакытыннан алда үлемгә илкән төп сәбәпләрнең берсе булуын таный, хәтта тәмәке үлемгә китергән сәбәпләр буенча икенче урында тора. Узган гасырның 90 нчы еллары ахырында, XXI гасырга тәмәкесез аяк басачакбыз, дип игълан ителсә дә, әйтик, Җир йөзендә 2020 елга кадәр ел саен 10 млн. үлем очрагының сәбәпчесе булачак, хәзерге вакытта тәмәке тартучыларның яртысын (650 млн. чамасы кеше), ахыр чиктә, теге дөньяга тәмәке алып китәчәк. Чөнки белгечләр йөрәк-кан тамырлары, йөрәк өянәге, кан басымы авырулары, үпкә, авыз эче, тамак, ашказаны, юан эчәк, сидек юллары яман шеше авырулары барлыкка килүгә тәмәке гаепле дип раслый. Кайбер саннарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтергә була: тәмәкегә бәйле сәбәпләрдән үпкә яман шеше соңгы 10 елда 63 процентка арткан, йөрәк өянәгеннән үлүчеләр – 20-30 процентка, баш кан тамырлары авыруларыннан – 10-15 процентка. «Беренче тапкыр кабул итүләр вакытында көн саен 2-3әр кешедә ямаш шеш булуы ачыклана, алар исәпкә куела. Узган елда гына да республикада 11578 кешедә шундый авыру булуы беленде», - дип сөйли лор-онколог Р.Сабитова. Гаиләсендә 1 генә кеше даими тәмәке тартса да, аның белән яшәүчеләргә ямаш шеш куркынычы бермә-бер арта. Н.Әмиров сүзләренчә, авырып китеп дару эчкән кеше, әгәр тәмәке тартучы булса, дару алган акчасын җилгә очыра дигән сүз, чөнки даруның 70 процент тәэсирен тәмәкедәге никотин юкка чыгара. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйган илләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары 25 процентка кимегәнлеге билгеле. Г.Шакирҗанов, тәмәке тартучының йөрәге ашкынып, «артыгын» эшләргә мәҗбүр булуын түбәндәгечә аңлата: төтен тәэсирендә кан тамырлары башта аз вакытка тарая, аннары озак вакытка киңәя, нәтиҗәдә, йөрәк тәүлегенә 3 тонна канны «артыгын» кудырырга тиеш була. Кальян төтенен суыру да бу бәладән коткара алмый, чөнки сөремне махсус фильтрлар ярдәмендә генә чистартып була.

Хәзерге вакытта 10-24 яшьлекләр дөньяда чама белән 1,8 млрд. исәпләнә, шуларның 85 проценты - үсештәге илләрдә. Дөньяда көн саен 10 мең кеше яман гадәтенең корбаны була, Россиядә ел саен 300 мең кеше тәмәкегә бәйле сәбәптән үлә. Тиз арада бәйлелеккә кертеп, тәмәке еш кына кешене гомере буенча ычкындырмый. Россиядә 16-17 яшьлекләрдән 45 процент яшүсмер даими тарта, кызларның 16 проценты. Татарстанда, Казан мәктәпләрендә 30 процент ир бала, 20 процент кыз тәмәке көйрәтә. Бөтен дөнья базарында Россиядә генә сигарет бәясе – иң түбәне, хәтта 4-6 сумга да алырга була, димәк, ихтыяҗ сәүдәгәрләрне җәлеп итә.

2003 ел ахырында рәсми теркәлү узган «Тәмәке төтененнән азат Татарстан өчен!» коалициясе исеменнән В.Ловчев республика җитәкчелегенә һәм җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итеп, Россия, тәмәкегә каршы көрәш буенча Рамалы конвенцияне (Рамочная конвенция) ратификацияләүче ил буларак, тәмәкене рекламалап, әлеге конвенциянең таләбен боза, Россия субъекты буларак, Татарстан бу юнәлештә эшне күтәреп чыгып, үзендә бу мәсьәләдә тәртип урнаштырса һәр як өчен дә отышлы булачак, ди. Вазгыятьне үзгәртү өчен, Швейцария, Италия, Болгария, АКШ, Казакъстан, Украина һ.б. илләрдәге кебек, сигарет капларына тәмәкенең зарары турындагы мәгълүмат үтемле һәм зуррак форматта биреп, иң очсыз юл белән дә хәл итеп, рекламаны тыеп була.

Казанда җәмәгать транспортында руль артында тәмәке тартып баручылар турында хәбәрләр туплау һәм тиешле чарасын күрү максатында шәһәр Башкарма комитетының транспорт комитеты «кайнар телефон» линиясе игълан иткән: 275-53-30. «Тандем» сәүдә үзәге янындагы тукталышта исә, 31 май көнне 15.00 сәгатьтән башлап, тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүмати акция оештырыла.