Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА:

“Тарих тузанын тузгытасылар бар ђле!”

Роза АБЗАЛОВА-СӘЛМАНОВА: “Тарих тузанын тузгытасылар бар әле!”

Галиҗәнап Китапны изге күргән, аңа борын-борыннан ук тартылган, үзе өчен күп сорауларга җавап, күңел тынычлыгы, кәефсез чакларында юаныч эзләгән безнең татар халкы. Кирәк булганга, аны әллә кайлардан алып кайтканнар, мирас итеп калдырганнар. Хәзер исә китап кибетләрендә үзебезнең телдәге басмаларның төрлесе бар – ошаганын рәхим итеп ал да, укы гына!

Соңгы елларда төбәк тарихына багышланган китаплар да әледән-әле дөня күрә тора. Филология фәннәре докторы Фирдәүс Гарипованың авыллар тарихына нисбәтле фәнни язмалары вакытлы матбугат битләрендә, аерым басмалар булып та укучыларга тәкъдим ителде, “Татар энциклопедия сүзлеге”ндә, “Татар энциклопедиясе”ндә авыллар турында белешмәләр бирелде. Фәнни дәрәҗәдә төбәк, авыллар тарихы өйрәнелү, сүз дә юк, бик зур мәртәбә, ләкин ул язмаларда аерым авылларга урын әллә ни күп бирелми, шушы якның кешеләре һаман да күләгәдә кала бирә. Моны исәпкә алып, туган як тарихы белән кызыксынучы якташларыбыз игелекле эшкә алына. Роза Абзалова-Сәлманова – шундый затларның берсе. “Сүз” нәшриятында әзерләнеп, узган елның санаулы көннәре калганда “Идел-Пресс” басмаханәсендә басарга кул куелганнан соң дөнья күреп, ниһаять, күптән түгел Лениногорск районы Түбән Чыршылы (борынгы исеме - Чәшеле) авылында тәкъдим итү кичәсе үткәрелгән “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабының авторы ул. Китабы басылу уңаеннан уздырылган бәйрәмдә исә Роза Абзалова-Сәлманованың үзе белән аерым очрашып-әңгәмәләшеп алу мөмкинлеге булды.


Роза ханым, китап чыгару эшенә алынуыгызга нәрсә сәбәпче булды, бу мактаулы һәм шул ук вакытта үтә җаваплы гамәлнең чишмә башы кайда?

Р.А-С.: Мин үзем Түбән Чыршылыдан 3 кенә чакрым ераклыкта урнашкан Югары Чыршылыда туып үстем. Шушы ике авылны үзара бик күп нәрсә бәйли: аларның тарихы да, бүгенгесе дә, әйтик, ул ике авылга хәзер бер урта мәктәп, авыл советы һ.б. Югары Чыршылыда башлангыч мәктәп тәмамлаганнар Түбән Чыршылы урта мәктәбенә йөреп укый. Мин дә биредә 1967 елда урта белем алып чыктым. Күпне күргән бу авылның тарихы, аның кешеләре язмышы турында язасы килү теләгем күңелемдә күптән уянды, шул уй гел кыбырсытып торды. Югары Чыршылы авылы тарихын язып калдырган Зиннәтулла ага Насыйбуллин материалларына нигезләнеп, 2004 елда туган авылым тарихына багышланган китап чыгарган идек. Әлфия Ямаева белән авторлыкта дөнья күрде ул, мин исә ярдәм итүче булдым. Бу эшнең авылыбыз кешеләре, үсеп кенә килүче яшь буыны өчен ни дәрәҗәдә кирәк икәнен яхшы аңлап һәм тупланган тәҗрибәгә таянып, Түбән Чыршылы тарихына караган басма, авылыбызның һәр кешесе һәм шушы төбәк белән кызыксынучы һәркем кулына тотып иркенләп укырлык китап рәвешендә бастыруны үземә максат итеп куйган идем. Шуның өчен үзебездә һәм Татарстаннан читтә яшәүче якташларыбыздан материаллар туплый башладым. Бу яклардан китеп башка җирләрдә төпләнеп калганнар туган якның кадерен беләләр, аның белән бәйле ядкарьләрне кадерләп саклыйлар. Бары тик йөрергә, эзләп табарга, мөрәҗәгать итәргә һәм кеше укырлык дәрәҗәгә китереп тәкъдим итәргә генә кирәк.


Әмма бу эш бик күп вакыт, түземлелек, максатчанлык, кеше күңеленә ачкыч таба белү кебек сыйфатлар таләп итә...

Р.А-С.: Әйе, килешәм, өстәп, кайчак очрак та моңа сәбәпче була, диясем килә. Мәсәлән, алдарак телгә алган Зиннәтулла аганың кызы Зоя апа Насыйбуллина янына Әлмәт районы Яңа Кәшер авылына әтисенең яңа китабын илтергә дип баргач, ул миңа әнисе – Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә укыган һәм укыткан данлыклы Сараҗ мулланың кызы Наилә апа Бикчурина язмаларын бирде. Ул Бикчура хан нәселеннән, Ризаэддин Фәхреддин дә нәсел тамырлары белән шунда тоташкан. Әлеге документаль хезмәтләр буенча без мәдрәсә тарихын ачтык, авыл халкының, гомумән, шушы авыл һәм төбәкнең, әйтер идем, моның аша татар халкының ачы язмышын якыннан белдек. Ул материалларга таянып “Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабы языла башлады.


Ләкин китап язу белемлелек тә таләп итә, Сез үзегез һөнәрегез буенча матбугатка якын кешеме?

Р.А-С.: Лаеклы ялга чыкканчы, мин укытучы булдым, Әлмәт мәгариф идарәсендә эшләдем. Төбәк тарихы белән кызыксынып, инде журналистикага кереп киттем. Безнең төбәктә туып үскән дөньякүләм танылган шәхесләребез Ризаэддин Фәхреддин Кичүчат – Чәшеледән, Фатих Кәрими - Чәшеленең Гыйлемхан ахун улы, Габдерәхим хәзрәт Утыз-Имәни һ.б. мәшһүрләребез – барысы да элекке Бөгелмә өязе авылларыннан, мәгърифәтле җирдән. Төбәк тарихына нисбәтле китаплар басылса да, әле өйрәнелеп бетмәгән, халыкка җиткерелмәгән материаллар бик күп. Авылыбызның үткәне, аның танылган шәхесләре турындагы узган гасырлар сәхифәләрен кузгатып, тарих тузанын тузгытасылар бар әле! Шушыларны өстәмә рәвештә туплап, янә китап рәвешендә бастырып чыгарырга, бу эшне дәвам иттерергә ниятләп торам. Материалларны шулай ук халыктан җыям, чөнки бу яклардан китеп, илнең төрле төбәкләрендә гомер итүчеләрдә уникаль язмалар, фотолар барлыгын яхшы беләм. “Иманлы төбәк җәүһәрләре”нә тупланганнары арасында Кабарда-Балкар Республикасында яшәүче Бикчуриннар нәселеннән Айвар әфәнде Бикчурин, репрессиянең аяусыз җилләре куып илткән Магнитогорскидагы Мәдхия апа Кәлимуллина һ.б. язмышларына бәйле истәлекләр бөтен халыкка җиткерелде. Авыл мәдрәсәсенең җитәкчесе ишан Мөхәммәдхәниф хәзрәтләренең оныкларын Ашхабадтан таптым. Алар белән элемтәгә кереп, нәсел җепләрен барладым, шәҗәрәләрен, кулъязмаларын алдым. Берәмтекләп-бөртекләп җыелганга, китап кына түгел, аңа мөнәсәбәте булганнарның һәммәсе дә күңелемә бик якын һәм алар бик күп. Әйе, китапта язмышларның төрлесе бирелде, әле күпмесе үзенең чиратын көтә...


Роза ханым, Түбән Чыршылы авылы тарихы, аның мәгърифәт учагы булган мәдрәсәнең эшчәнлеге, күренекле кешеләре, авылга бәйле зур вакыйгалар киң яктыртылган бу яңа китапны бастырып чыгаруда ярдәм күрсәтүче булдымы, Сезнең белән бергә тагын кемгә рәхмәт әйтергә кирәк?


Р.А-С.: Төп иганәчеләребез “Татойлгаз” ААҖ генераль директоры Роберт Фәссахов, аның урынбасары Атлас Бәдретдинов, “Татех” ЯАҖ генераль директоры урынбасарлары Резит Миннебаев һәм Нәфис Ибраһимов, “Роснефтекомплект” ААҖ генераль директоры урынбасары Рамил Хисмәтуллин, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, Лениногорск районы җитәкчесе Исхак Садриев, Бөгелмә районы башлыгы Наил Мәһдиев, Чирмешән районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров, ”Контакт-С” җәмгыяте генераль директоры Сирин Бәдретдинов, Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы директоры Ильяс Сәлахов һәм башка бик күпләр. Шундый фидакарь затлар булганда, нишләп әле кул кушырып утырырга? Эзләнә башласаң, әллә никадәр кызыклы һәм шул ук вакытта кыйммәтле материал табып була. Иң зур ямьсезлек – рухи гамьсезлек. Гамьсез булмыйк, чын тарихыбызны һәм танылган шәхесләребезне өйрәник, алар турындагы мәгълүматларны үтемле итеп киләчәк буыннарга җиткерик! Мәгариф өлкәсендә тәҗрибә туплаган педагог буларак ышандырып әйтә алам: бу башкара алмастай эш түгел. Асыл затларыбыз, шөкер, күп, алмашка киләсе буынны алар үрнәгендә бергәләп тәрбиялик. Бу фикерем һәр төбәк өчен дә актуаль дип уйлый.

Әңгәмәне Миләүшә Низаметдинова әзерләде.