«Меторэлектротранс» 243 эш урыны тәкъдим итә

Ведомствоның барлык уңайлыклары да булган кунакханә тибындагы тулай торагыннан хәзерге вакытта 90 кешегә урын да бар, теләгән кеше килсен, без кабул итеп алырга әзер, дип белдерде аның генераль директоры Әсфән Галәвов

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстан башкаласында пассажир ташу буенча гомуми эшнең 24 процентын башкарган һәм, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин сүзләренчә, республикадагы предприятиеләрдә эшләүчеләрдән эшсез калганнарының эш әзләүләре белән кызыксынып торган бердәнбер предприятие, эшче куллар җәлеп итү өчен, мөмкинлекләр булдыра.

«Җәмәгать эшләренә риза булган эш эзләүче мобиль гражданнарга 143 эш урыны тәкъдим итә алабыз, ведомствоның барлык уңайлыклары да булган кунакханә тибындагы тулай торагыннан хәзерге вакытта 90 кешегә урын бар, теләгән кеше килсен, без кабул итеп алырга әзер». Бүген ТР буенча Пенсия фондының актлар залында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясенең республика хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру барышына багышланган утырышында чыгыш ясаган «Меторэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов әнә шулай дип игълан итте. Аның сүзләренчә, кадрлар кытлыгы якын чит илләрдән килгәннәр (алар предприятиедә 190га якын, ә республикада, министр сүзләренчә, 13 мең чамасы һәм бу хәл борчылуга нигез бирә) һәм вахта методы белән республика районнарыннан килеп эшләүчеләр исәбенә өлешчә хәл ителә. Эшсез калып мәшгульлек үзәгенә исәпкә басканнар исә, җәмәгать эшләренә җәлеп ителеп, эшсезлек буенча пособие белән бергә хезмәте өчен хезмәт хакы да ала. Предприятиедә тагын вакытлыча 100 эш урыны булдырылган, анда бүген 49 кеше хезмәт куя. Республикада башка урыннардан эш эзләүче гражданнарга адреслы ярдәм итү программасы буенча «КамАЗ» предприятиесенең 32 хезмәткәре эшли. 

Бүген предприятиедә эшләүче 3597 кешенең 1700дән артыгы 50 яшьтән өлкәнрәк. Кадрлар белән тәэмин итү максатыннан, 585 кеше укытуга җәлеп ителгән. Ләкин проблема да юк түгел: эш эзләп килүченең еш кына кулында акчасы булмый. Эшкә яки укырга урнашканда медицина тикшеренүе узу, тулай торакта яшәгән өчен түләү, формалы кием өчен чыгымнарны яртылаш киметү мөмкинлеге булмасмы икән, дип министрга мөрәҗәгать итте Ә.Галәвов.

 Үзләренең предприятиеләрендә хезмәткәрләрен эш белән тәэмин итүнең торышы буенча Казан дәүләт казна дары заводы профкомы рәисе Елена Кузьмичева, Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-икътисади үсеш буенча урынбасары Александр Осянин, Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова һ.б. чыгышлар тыңланды. Соңыннан сүз Мәшгульлек үзәкләренең агымдагы аерым мәсьәләләре турында барды.