Законсыз рәвештә наркотик сату белән шөгыльләнүче – рәшәткә артында

Балык Бистәсе районы суды наркотиклар саклау һәм сатуда гаепләнүчегә карата карар чыгарган
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). ТР прокуратурасының матбугат хезмәте белдергәнчә, агымдагы елда хокук саклау органнары тарафыннан, наркотикны  законсыз төстә сату белән бәйле берничә факт ачыкланган.
20 нче майда Балык Бистәсе районы судында, законсыз рәвештә наркотиклар сату белән шөгыльләнгән Балык бистәсе гражданинына карата җинаять эше каралган. Элек ул төрле җинаятьләр өчен, шул исәптән, наркотиклар саклау өчен дә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән булган. Моннан тыш, хөкем ителүче фатирында эзләү барышында корал да табылган.
Балык Бистәсе районы суды карары белән, А. Ефимов җинаятьләрдә гаепле дип табылган һәм алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән.