Татарстан – гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча үрнәк төбәк

В. Попов: “Татарстанда яшьләрне хәрби-патриотик тәрбия системасына җәлеп итү дәрәҗәсе югары”
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2007 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча Россия дә иң яхшы төбәк булып санала. РФ Оборона министры җиңүчеләрне бүләкләү турында фәрманны имзалаган.
Смотр-конкурста икенче урынны Краснодар крае, өченче урынны Белгород өлкәсе яулаган.
Үзәк конкурс комиссиясе әгъзасы Валентин Попов сүзләренә караганда, Татарстанның бәйгедә җиңүе аңлашыла. “Татарстанда яшьләрне хәрби-патриотик тәрбия системасына җәлеп итү югары дәрәҗәдә”, - ди ул.