Түбәнкамалылар сабан бәйрәмен билгеләп үтәргә әзерләнә

Түбән Камада Сабан туе 14 июньдә үткәрелә. Төп сәхнәләштерелгән тамашада 3000 мәктәп баласы катнашачак.
(Түбән Кама, 29 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада Сабантуйга әзерлек башланды. Быел шәһәрлеләр сабан бәйрәмен 14 июньдә билгеләп үтә.
Халык традиция буенча “Ильинка” спорт-мәдәни комплекс территориясендә күңел ачачак. Мәйданда төрле милли мәйданчыклар, сәүдә, спорт ярышлары һәм күңел ачу чаралары оештырылачак.
Үзәк мәйданда сәхнәләштерелгән тамаша көтелә, аның эчтәлеге әлегә зур сер итеп саклана. Фәкать анда 3000 мәктәп баласы катнашачагы билгеле.
Сабан туен оештыручылар вәгъдә иткәнчә, быел бәйрәм элеккегеләре кебек үк күңелле һәм матур булачак. Түбәнкамалыларның чәчү эшләре төгәлләнүне ничек бәйрәм итүләрен карарга күпләгән мәртәбәле кунаклар киләчәк.