Түбән Камада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар башланды

Бүген Түбән Кама шәһәрендәге пиццерияләрнең берсендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чара узды
(Түбән Кама, 29 май, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар башланды.
Әлеге бәйрәм хөрмәтенә «Fad-пицца» кафесы “Сабын куыгы” көнен уздырды. Бәйрәмгә физик мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 60 малай һәм кызны чакырганнар иде. Көннең яңгырлы булуына карамастан, бәйрәм бик күңелле узды. Анда катнашучылар сабын куыклары очырттылар, уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар өчен тантаналы төшке аш та оештырылган иде.