Менделеевскида законсыз эшчәнлек алып барган интернет-кафе ябылган

Суд Менделеевски районы прокурорының интернет-кафе эшчәнлеген тыю турындагы дәгъвасын канәгатьләндергән
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Менделеевски районы прокуратурасы, интернет-кафе эшчәнлегенең законлылыгын тикшергән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге интернет-кафеда, шәхси эшмәкәр И. Сабиров тарафыннан, бөтендөнья мәгълүмат пәрәвезе аша азартлы уеннар оештыру рәвешендә тәүлеклек эшчәнлек алып барылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Менделеевски районы прокуроры, биредә гамәлгә ашырылучы уен эшчәнлеген тыю турында судка дәгъва гаризасын юллый. Әлеге эш Яр Чаллы шәһәре судында каралган. Судта җавап бирүче прокурор дәгъвасы белән килешкән. Эшмәкәр алып барган законсыз эшчәнлек тыелган. Суд карары законлы көченә кергән.