Казанда яшәүче гражданин 1 миллион сумнан артык караклык өчен хөкем ителгән

Ялган юлы аша кредит алучы өч елга сынау срогы белән биш елга шартлы төстә ирегеннән мәхрүм ителгән
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 2005 елның октябрендә Казанда яшәүче Сергей Чернышовка акча кирәк булгач, ул законга буйсынучан гражданин рәвешендә, “Саклык кассасы”ның гражданнарның кредит куллану кооперативына, кыска вакытка исәпләнгән займ бирү үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Залог сыйфатында ул үзенең “SCAMIA T124” автобилен тәкъдим итә. Кредит кооперативы хезмәткәрләре бу автомашинаның башка гражданинда залогта булуын белмәгән. Моңарчы Чернышовның 1 миллион 300 мең сумлык бурычы булган инде. Бу мәгълүматны да ул яшергән.
Әлеге факт буенча тикшерү уздырып, хокук саклау органнары, Чернышовның кредит оешмасына мөрәҗәгать итеп, алдау юлы аша финанс проблемаларын хәл итәр һәм бизнесын үстерү өчен акча алуын фаразлый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, Чернышов “Саклык кассасы”нда акча сорар өчен, уртача айлык хезмәт хакының 20 мең сум булуы турында турында да ялган мәгълүмат җиткерә. Чөнки ул үзен “Аква-21” һәм “Рус Агро” ширкәтләре директоры дип тәкъдим итсә дә, бу вакытка оешмалар эшчәнлек алып бармаган. Чернышов автомобиленә транспорт чарасы паспортын да күрсәткән. Гаризаны карап, кредит оешмасы Чернышовка 1 миллион 200 мең сум күләмендә акча бирә.
Чернышов судта үз гаебен өлешчә таныган, әмма ул аңлатканча, финанс чараларын урлау максаты эзәрлекләнмәгән. Аңа өч елга сынау срогы белән биш елга шартлы төстә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелгән. Моннан тыш, суд кредит кооперативы файдасына 1 миллион 200 мең сумлык матди зыянны кайтаруны да таләп итә, дип белдерә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.