Экспертлар процент ставкасын игълан итү клиентлар белән эшләүне җиңеләйтте дип саный

Мондый фикер “Татар-информ” агентлыгында автокредитлар бирү мәсьәләсе буенча узган “түгәрәк өстәл”дә яңгырады
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Михаил Миронов). Банк базарында катнашучылар кредитлар буенча нәтиҗәле процент ставкасын игълан итү клиентлар белән эшләүне җиңеләйтте дип саный. Мондый фикер “Татар-информ” агентлыгында автокредитлар бирү мәсьәләсе буенча узган “түгәрәк өстәл”дә яңгырады.
“БТА-Казан” банкының бүлек башлыгы Айрат Нәзиров билгеләп үткәнчә, кредитлар буенча нәтиҗәле процент ставкасын мәҗбүри игълан итү турындагы кагыйдәләр үз көченә керү белән (бу 2007 елның 1 июлендә булды), банклар кайбер клиентларын югалтты, әмма берникадәр вакыт узгач вәзгыять уңай якка үзгәрде. “Хәзер клиентларга төрле банкларда кредит бирү шартларын чагыштыру күпкә ансатрак, безгә дә эшләү җиңеләйде, - дип ассызыклады А.Нәзиров. – Бу кагыйдәне гамәлгә кертү кредит бирү базарында файдага булды. Безнең банк та бу җәһәттән искәрмә түгел. Ваклап сату бизнесын үстерү – “БТА-Казан” банкының озак вакытлы перспективага исәпләнгән өстенлекле эшчәнлек юнәлешләреннән берсе. Ел ярым вакыт эчендә банк республикада халыкка бирелгән кредитларның күләме буенча өченче урынга чыкты. Өстәвенә, ваклап сату кредит портфеле 2007 елда гына да өч тапкырга диярлек артты, ә активларның үсеш темплары буенча банк республикада лидерлар рәтенә чыкты. Шунысы мөһим, әлеге нәтиҗәләр Россиядә һәм Халыкара дәрәҗәдә танылды. «КоммерсантЪ» нәшрият йорты тарафыннан дөнья күргән рейтинг мәгълүматлары буенча, 2007 ел нәтиҗәләре буенча “БТА-Казан” бөтен БДБ территориясендә иң тиз үсүче банклар арасына керде. Әлеге факт банкның барлык төп эшчәнлек юнәлешләрендә, шул исәптән халыкка кредит бирүдә күрсәткечләре яхшы булуын раслый”.
Айрат Нәзиров шулай ук бензинга бәянең артуы автокредитлар буенча процент ставкасында чагылыш табар дигән фаразларны кире какты. “Әлбәттә, ягулыкка бәянең артуы, һичшиксез, автомбиль сатып алу өчен кредит алырга теләүче клиентларның санында чагылыш табачак”, - диде А.Нәзиров. Шул ук вакытта әле күптән түгел генә автокредитлар һәм башка төрле ваклап сату продуктлары буенча процент ставкаларын күтәргән банклар ел ахырына кадәр аны тагын арттыруны күздә тотмый. “Әгәр ставкалар күтәрелә икән инде, бу бензинга бәя артуга бәйле булмаячак”, - дип белдерде А.Нәзиров.