«Бердәм Россия»нең ТР бүлеге балалар приютына транспорт чарасы тапшыра

«Бердәм Россия» фиркасенең Татарстан төбәк бүлеге «Балаларны наркотиклардан саклыйбыз!» акциясе кысаларында тәрбиягә авыр бирелә торган балалар социаль приютына транспорт чарасы тапшыра
(Казан, 29 май, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 31 майда «Бердәм Россия» фиркасенең Татарстан төбәк бүлеге «Балаларны наркотиклардан саклыйбыз!» акциясе кысаларында тәрбиягә авыр бирелә торган балалар социаль приютына транспорт чарасы («ПАЗ» автобусы) тапшыра.
Әлеге чара Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелеп башкарыла.
Автобусны әлеге социаль приютка тапшыру башлангычы белән КПАТП-4 директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты («Бердәм Россия» фракциясе), Казанның Мәскәү районы башлангыч партия оешмасы советы сәркатибе Наил Җәмил улы Садриев чыккан. Чарада Мәскәү районы башлыгы Александр Лобовның да катнашуы көтелә, дип хәбәр итә «Бердәм Россия» сәяси фиркасе Татарстан төбәк бүлегенең матбугат үзәге.
Район партия оешмасы менә берничә ел инде әлеге социаль приют өстеннән шефлык итә. Элегрәк КПАТП-4 даими рәвештә әлеге прияютта тәрбияләнүчеләрне экскурсияләргә, театрларга, күргәзмәләргә алып бару һәм башка хуҗалык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен транспорт чарасы биреп тора иде. Хәзер исә үз автобуслары булгач, балаларга кагылышлы әлеге мәсьәләләр тизрәк хәл ителер, диелә хәбәрдә.