Бөгелмә кызы республика балалар рәсемнәре бәйгесендә җиңгән

Казанда “Балалар ил сурәтен ясый” икенче республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Маргарита Суворова). Казанда икенче “Балалар ил сурәтен ясый” балалар рәсемнәре бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылган акциядә 5 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Әлеге конкурска Бөгелмә балалары 156 рәсем җибәргән.
Балалар иҗатын танылган рәссамнар бәяләгән. Әмма төп критерий һөнәри осталык һәм пумала белән эшләү түгел, ә балаларның үз картиналары белән җиткерергә теләгән образ һәм мәгънә торган.
Җиңүчеләр арасында беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән Айгөл Шакирова һәм Евгений Федотов бар.
Өстәвенә, Бөгелмәнең 18нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булган.