5 июльдә «Битца» ат-спорт комплексында Мәскәү Сабан туе була

Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчурин «Мәскәү Сабан туе-2008» нең оештыру комитеты утырышын үткәрде
(Мәскәү, 29 май, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәсим Акчурин «Мәскәү Сабан туе-2008» нең оештыру комитеты утырышын үткәрде. Ул үзе үк Сабантуйны Оештыру комитеты рәисе дә.
Утырышта ТРның РФге тулы хокуклы вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин, БР вәкиллегеннән Ришат Йосыпов, Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, «Битца» ат-спорт комплексы генераль директоры Анатолий Исачкин һ.б. катнашты. Алар Сабантуйга әзерлек, килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр.
Утырышта бәйрәмне үткәрүнең төгәл вакыты һәм урыны билгеләнде. Ул, үткән елдагы шикелле үк, «Битца» ат-спорт комплексында узачак. Тик вакыты гына мәскәүлеләр үтенче буенча бер көнгә элегрәк – шимбә, 5 июльгә билгеләнде. Кызу дискуссия бәйрәмнең баш режиссеры тирәсендә барды. Шуннан соң утырышта катнашучылар Роза Хәбибуллина кандидатурасына тукталдылар. Танылган җырчы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасына Мәскәү шәһәр Сабан туе баш режиссеры сыйфатында, билгеле, беренче тапкыр эшләргә туры киләчәк.
Һәрвакыттагыча, Татарстаннан һәм Башкортстаннан күпсанлы мәдәният эшлеклеләре, язучылар һәм сәнгать әһелләре киләчәк. Бу көнне Казан һәм Уфа ягыннан Мәскәү халкы арасында зур сорауга ия булган халык һөнәрләре әйберләре төялгән автокәрваннар агылачак.
Мәскәү Сабан туеның шефы булып быел Яр Чаллы шәһәре тора.