5 елда ТР төзәтү учреждениеләреннән бер генә качу очрагы да булмаган

Бүген Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча БИнең тоткыннарның сак астыннан качуын булдырмау буенча күргән чаралары хакында сөйләделәр
(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Эмма Сыйтдикова). 5 елда республиканың төзәтү учреждениеләреннән бер генә качу очрагы да булмады, дип хәбәр итте бүген Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсендә узган брифингта Идарә башлыгы урынбасары Сергей Полуэктов хәбәр итте. Брифингта Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсенең тоткыннарның сак астыннан качуын булдырмау буенча күргән чаралары хакында сүз барды.
Аның сүзләренчә, тоткыннарны саклау белән Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре шөгыльләнә башлагач күп нәрсәләр үзгәргән. Элек махсус контингентны эчке гаскәрләр саклаган.
“Саклау вазифаларын үз өстебезгә алгач, әүвәл, әлбәттә, уңышсызлыкларга очрадык, чөнки шәхси составны әзерләү өчен уку-методика базасы юк иде, нәтиҗәдә эштә җитешсезлекләр булып, тоткыннарның качу очраклары күзәтелде. Әмма 1-3 тәүлек эчендә качкыннар тоткарланды”, - дип билгеләп үтте Сергей Полуэктов.
Хәзерге вакытта республика территориясендә 16 учреждение сак астында. 2004 елда 2010 елга кадәр җәзаларны үтәү системасы объектлары җиһазларын камилләштерү концепциясе эшләнгән.
Соңгы 5 елда тоткыннар белән тәрбия эше режимы да ныгытылган. Республиканың барлык төзәтү учреждениеләрендә диярлек мәчет һәм чиркәүләр бар.
Тоткыннарны төзәтү учреждениеләрендә тоту эшендә ТР Хөкүмәте дә зур ярдәм күрсәтә. Узган һәм агымдагы елларда республика бюджетыннан техник сак чараларын алуга 3 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүген барлык мондый учреждениеләр видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.
“Иректән мәхрүм итү урыннарындагы тоткыннарның гамәлләрен җәзаларны үтәтү системасы хезмәткәрләре бөтен периметр һәм учреждение эчләрендә куелган видеокамералар ярдәмендә күзәтә. Аларның һәрбер хәрәкәте теркәлә, ә хокук бозуларга чик куела”, - дип тә өстәде Сергей Полуэктов.
Аның сүзләренчә, соңгы вакытта сак һәм иминлекнең берләштерелгән системалары актив кулланыла, бу исә хәл ителә торган бурычлар даирәсен киңәйтү мөмкинлеген бирә. Җәзаларны үтәтү системасы объектларында интеграцияләнгән системалар кертү 2004 елда “СОВА” сак системасын сафка бастыргач башланган.
“Соңгы 5 елда без сак ышанычлылыгын тәэмин иттек һәм бер генә качу очрагы да булмады”, - дип билгеләп үтте Идарә башлыгы урынбасары. Аның сүзләренә караганда, быел Федераль хезмәттән 5 миллион сумнан артык күләмдә махсус техника алынган.
“Тоткыннар качарга омтылып, яңа җинаять кылулары хакында аңларга тиеш. Моның өчен 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган”, - дип белдерде Сергей Полуэктов.
Махсус контингентны саклау ышанычлылыгын тәэмин итү өчен шәхси составның хезмәте өчен шартлар тудырыла. Каравыл биналары кирәкле җиһазлар һәм көнкүреш техникасы белән тәэмин ителгән. Тоткыннарның үзләренә дә шартлар яхшыра. Бу исә хокук бозулар һәм нәтиҗәдә, качуларга юл куймаска мөмкинлек бирә.
Җәзаларны үтәтү системасында кинология хезмәтен үстерүгә зур әһәмият бирелә. Бүген Татарстан системасында 300дән артык эт исәпләнә.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы ун елда төрмәләрдән качу статистикасы кимегән, ә ТР җәзаларны үтәтү системасының сак хезмәте Идел буе федераль округында гына түгел, Россия буенча да беренче урынга чыккан.