Бүген «Тәртип» радиосының «Үз өемдә үз көем» бәйгесе җиңүчеләрен бүләклиләр

«Татар-информ» бүләкләү тантанасын онлайн күрсәтә.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бүген 14.00 сәгатьтә «Татмедиа» конференц-залында «Тәртип» радиосы үткәргән «Үз илемдә — үз көем» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.

«Үз илемдә — үз көем» бәйгесе халкыбызның онытылып барган җырларын барлау максатыннан оештырылды. Шарт буенча бәйгедә катнашу өчен музыка уен коралына кушылып җырларга яки акапелла җырларга кирәк иде.

Конкурска йөздән артык видео җибәрелде. Катнашучылар арасында Татарстанда яшәүчеләр генә түгел, Мәскәү шәһәре, Башкортстан республикасы, Пермь, Киров өлкәләреннән дә милләттәшләребез бар иде. Җиңүчеләрне мәртәбәле комиссия әгъзалары билгеләде.

Конкурста җиңү яулаганнарга акчалата бүләкләр тапшырылачак: Гран-при алучыга — 20 000 сум, 1нче урынга — 15 000 сум, 2нче урынга — 10 000 сум, 3нче урынга — 5000 сум.

«Татар-информ» бүләкләү тантанасын онлайн күрсәтә.