Әгерҗенең Девятерня авылында Җиңү бәйрәме алдыннан аллея булдырылды

Биредә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына җитмеш биш төп агач утыртылды.

(Әгерҗе, 29 апрель, «Татар-инфор», «Әгерҗе хәбәрләре»). Әгерҗе районы Девятерня авыл җирлеге Советы, Девятерня урманчылыгы, медицина хезмәткәрләре фельдшерлык-акушерлык пункты янында бик матур аллея булдырдылар.

Биредә җитмеш биш төп чыршы, туя, миләш, юкә, алмагач үсентеләре утыртылды. Үсентеләр белән урманчылык хезмәткәрләре тәэмин итте.

«Истәлекле елда барлыкка килгән аллеяны һәрчак тәртиптә тотып, агачларны тәрбияләп үстерергә тырышачакбыз», — диде авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов.

 Биредә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына җитмеш биш төп агач утыртылды.