Татарстанда ел башыннан 604 килограмм сыйфатсыз он һәм икмәк сатудан алынган

Роспотребнадзор белгечләре продукцияне куллану вакыты чыкканга һәм документлар яраксыз булганга сатудан алган.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Роспотребнадзор белгечләре Татарстанда ел башыннан кибет киштәләрендәге 61 партия яки 604 килограмм сыйфатсыз он һәм икмәкне  сатудан алган. Продукция куллану вакыты чыкканга һәм документлары яраксыз булганга күрә сатарга тыелган.

Барлыгы сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча 2 мең төргә якын икмәк һәм он-ярма эшләнмәләре тикшерелгән, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.