Татарстанда 798,6 мең кв.м. торак йорт файдалануга тапшырылган

Социаль ипотека программасы кысаларында статистика органнарына 2 мең 61 фатирлык 47 йорт турында хисап җиткерелгән.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). 28 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 798,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган . Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 103,6 процент. Әлеге мәгълүматларны бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә җиткерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Биредә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы кысаларында статистика органнарына 2 мең 61 фатирлык 47 йорт турында хисап җиткерелгән. Хәзер төзелеп килә торган 164 объектның 69ы әзерлекнең  - югары, 39ы - уртача , 56 сы түбән дәрәҗәдә.

2017 елда арендалы торак программасы буенча 22,6 мең кв. метр мәйданлы 379 фатирлык 13 йорт төзү планлаштырылган. Аларның 30 фатирлы 4 объекты инде файдалануга тапшырылган.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлтелгән эш дәвам итә. Бүген 61 ветеранга 15 йорт төзелә.

89 төзелә торган күпфатирлы инвестицион торак йортларның 38 объекты әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора, 36 сы - уртача, 15 е  түбән дәрәҗә әзерлектә.

Азкатлы торак төзелеше өлкәсендә республика буенча планлы 8 мең 800 йорттан 2 мең 915 объекты файдалануга тапшырылган.

"Авыл клублары" программасы буенча 31 объектта эш оештырылган.