Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында сирень үсентеләре утыртты

Татарстанда илкүләм экологик өмә - "Яшел Россия" акциясе һәм "Урман утырту көне" уза.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Казанда Мемориаль Җиңү паркы территориясендә республика шимбә өмәсе уза. Бу - санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында шәһәр округлары һәм муниципаль районда үткәрелә торган бер чара.

Исегезгә төшерәбез, бүген бөтен республика шәһәр һәм районнары Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсенә кушылды.

Җиңү паркында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Биредә ул традицион язгы "Урман утырту көне" акциясендә катнашты. Республика лидеры милли-мәдәни автономия вәкилләре белән бергә сирень куаклары утыртты.