Озак вакыт яшь килеш калуның формуласы ачыкланды - галимнәр

Беренче һәм иң төп шарт – сәламәт яшәү рәвеше.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Гарвард университеты галимнәре яшьлекне саклау формуласын чыгарган. Галимнәр раслаганча, хәтта начар нәселдәнлек булганда да, кеше яшь калырга мөмкин. Бары тик аерым шартларны гына үтәргә кирәк, дип хәбәр итә Федераль яңалыклар агентлыгы.

Яшьлекне саклауның беренче һәм иң төп шарты – сәламәт яшәү рәвешен алып бару. Моңа дөрес туклану, хәмер һәм тәмәкедән баш тартудан тыш, даими рәвештә физик эш белән шөгыльләнү, шулай ук тәүлеккә ким дигәндә җиде сәгать йокы да керә.

Шулай ук галимнәр витаминнар кабул итү һәм тирене дымландырып тору кирәклеген дә билгеләп үтә. Моннан тыш, кояштан саклый торган гади күзлек кияргә дә онытмаска кирәк, чөнки ул мимик җыерчыкларны булдырмый калырга ярдәм итә.