Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салыначак - Тулы вәкаләтле вәкиллек

Вәкиллек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә битараф калмаучыларның барысын да чәчәк салу тантанасында катнашырга чакыра.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларына 2017 елның 5 маенда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Александров бакчасындагы Билгесез солдат каберенә һәм маршал Г.К. Жуков һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздырачак. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елның 9 маенда Бөек Җиңүгә 72 ел тула.

Татарстан Республикасы (ТАССР), илнең башка регионнары кебек, Бөек Җиңүгә кайтарып алып булмаслык бәя белән түләгән. Фронтка 700 меңнән артык татарстанлы киткән, шуларның яртысы мәңгелеккә сугыш кырларында ятып калган.

Башкаланы саклап калуда 10 меңгә якын якташыбыз катнашкан. Мәскәү өчен сугыш елы тәмамланганда, фронтчы шагыйрь Гадел Кутуй: “Мин, татар башкаласы яшәсен өчен, рус башкаласын саклыйм”, - дип язган.

Безнең гомум бурыч – кадерле ветераннарыбыз батырлыгы турында истәлекләрне саклау, аларның каһарманлыгын  һәм Ватанга тугрылыгын буыннан буынга кадерләп тапшыру.

Вәкиллек Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә битараф калмаучыларның барысын да чәчәкләр салу тантанасында катнашырга чакыра.

Җыелу - маршал Г.К.Жуков һәйкәле яннында - 5 майда 14.30 сәгатьтә.