Балтач районында җирле “Хезмәт” газетасының 85 еллык юбилее билгеләп үтелде

Әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, күпме хатирәләр барланды.

(Балтач, 29 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт"). Балтач районында җирле “Хезмәт” газетасының 85 еллык юбилее билгеләп үтелде.

Җирле матбугатны тарихи дата белән котларга Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генерель директор урынбасары Әлфия Адиятуллина килде.

Кафеда мул сыйлы табыннар артында узган бәйрәмгә редакциядә эшләп чыккан ветераннар чакырулы иде. Бер очрашып сөйләшү үзе бер гомер дигәндәй, әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде, күпме хатирәләр барланды, тарих янә әллә ничә табак биткә баеды. Әлеге истәлекләрне “Хезмәт”леләр китап итеп төпләргә җыена.