29 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хезмәт Герое йолдызы - илдә иң зур бүләк, кыр эшләре тулы көченә бара, Җиһанов музыкасын дөнья күләменә чыгарып була, Элвин Грей танылу серен ачты.

Рөстәм Миңнеханов: Хезмәт Герое йолдызы – илебезнең иң мактаулы һәм иң зур бүләге. / Татарстан Президенты "Ел хәйриячесе-2016" республика конкурсының йомгаклау өлешендә Минтимер Шәймиевны дәүләт бүләгенә ия булуы белән котлады.

ТР Президенты мэрга "Салават Күпере" һәм "М-14" торак йортларын контрольдә тотарга кушты./ Киләсе атнада (5-7 май) "Салават Күпере"ндә "10-5" йортын тапшыру планлаштырыла, шулай ук "М-14" объектында да төзү эшләре тәмамланып килә.

Татарстанда көзге культура һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру 650 мең гектарда башкарылган. / Кырларда 24 самолет һәм 100 дән артык пневмоход эшләрен дәвам иттерә.

Яшьләр һәм дин вәкилләре: Яңа татар бистәсе зиратын чистарту - Казан татарлары бурычы. / Бүген Казанның Яңа татар бистәсе зиратында узган өмәдә Татарстан мөселманнары һәм яшь татар активистлары катнашты.



Җиһанов музыкасын дөнья күләменә чыгарып була – “Түләк” режиссеры Евгений Артамонов. / Кичә, 28 апрельдә, Татар операсы студиясе куелышында Нәҗип Җиһановның Нәкый Исәнбәт либреттосына язылган "Түләк" операсының премьерасы яңгырады.

Радик Юлъякшин-Элвин Грей: Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, 12 ел эшләдем. / Татар-башкорт эстрадасындагы иң популяр җырчы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына эксклюзив интервью бирде.