ТРда кискен тын юллары вирус инфекциясе эпидемия бусагасыннан 26 процентка түбән

Республика шәһәрләрендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 9777 очрагы теркәлгән
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). 2009 елның 17–23 апрель чорында республика шәһәрләрендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 9777 очрагы теркәлгән, 10 мең кешегә 37,2 авыру туры килә. Узган атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 6,4 процентка арткан һәм эпидемия бусагасыннан 26 процентка түбән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.

Узган атнада Казанда инфекция авыруларының 6766 очрак теркәлгән, бу алдагы атна күрсәткечләреннән 13,5 процентка югары. Аларның 6010 очрагын грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә, бу узган атна күрсәткечләреннән 16,6 процентка югары һәм эпидемия бусагасыннан 15,7 процентка түбән.