Казанда норматив хокукый актлар коррупциялелеген тикшерү буенча семинар-практикум уза

Казанда “ТР закон проектлары, ТР башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары норматив хокукый актлары коррупциялелеген тикшерү буенча экспертиза үткәрүнең оештыру-хокукый нигезләре” дип аталган семинар-практикум уза
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасы закон проектларының, ТР башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларының коррупциялелеген тикшерү буенча экспертиза үткәрүнең оештыру-хокукый нигезләре” дип аталган семинар-практикум уза.

Аның эшендә ТР Президенты Аппаратының коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча бүлек башлыгы Шамил Дәүләтгилдиев, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, Россия фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Талапина, ТР Юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров, ТР Прокуратурасы вәкилләре, ТР парламенты депутатлары, Татарстанда коррупциягә каршы программаларын гамәлгә кертүче министрлык һәм ведомстволар белгечләре катнаша.

Семинарны алып баручы Шакир Яһудин билгеләп үткәнчә, Татарстанда коррупциягә каршы сәясәтнең хокукый нигезе нык санала. “Бүгенге көндә закон проектларның коррупциялелеген тикшерү мөмкинлеге бар”, - дип билгеләп үтте ул. Бүген уздырыла торган семинар исә теоретик белемнәрне гамәли яктан кулланырга өйрәтү максатыннан оештырылган.

Сергей Столяров сүзләренчә, Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәш өстенлекле юнәлешләрдән санала. Закон проектларының коррупциялелеген тикшергәндә, хокукый нормаларны чагыштырырга, анализлый белергә кирәк. 2008 елның 25 декабрендә федерация дәрәҗәсендә “Коррупциягә каршы тору турында” дип аталган закон кабул ителде. Татарстанда мондый рухтагы закон 3 елга алданрак эшләнеп, гамәлгә кертелгән иде. Моңа ТР Президентының 2005 елның 8 апрелендә чыккан Указы билгеләгән стратегия нигез булган. Хәзерге вакытта республика законына үзгәрешләр кертү, аның терминология аппаратын камилләштерү көтелә.

Мәскәүдән семинарда катнашу өчен махсус килгән Эльвира Талапина белдергәнчә, Россия субъектларының өчтән берендә законнарга экспертиза ясауның төрле формалары бар. “Мине методикаларның күп булуы борчый”, - дип белдерде ул. Аның сүзләренчә, законнарга экспертиза ясауның да, әлеге процесс нәтиҗәләренә күзәтчелек итүнең дә бердәм стандартлары булырга тиеш.