Егор Кончаловский Кукмара балалар китапханәсенә бабасы исемен бирү тантанасында булды

Мондый мөһим вакыйга, «Бүген - балалар, иртәгә - халык» проекты кысаларында, Россия мәдәният фонды ярдәме белән мөмкин булды.

(Кукмара, 29 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Шушы көннәрдә «Китап-фест-2021» төбәкара балалар китабы фестивале кысаларында, үзәк балалар китапханәсенә Сергей Михалков исемен бирү тантанасы узды. Анда Сергей Михалковның оныгы Егор Кончаловский һ.б. катнашты.

Исемле тактаны ачу хокукы Кончаловскийга һәм район башлыгы киңәшчесе Равия Каримуллинага бирелде. Балалар үзәк китапханәсе Россиядә Сергей Михалков исемен алган егерменче китапханә булды.

«Татарстанга килүемә бик шатмын, чөнки мин бу республиканы, аның халкын бик яратам. Михалков иҗаты, сәнгате һәм аның исеме исән. Бүгенге дөньяда — бу бик мөһим. 20нче китапханә ачыла, бу — үзенә күрә бер юбилей. Соңгы елларда китапханә тормышы бик җанланды. Планшет яки телефон экранындагы цифрлы китапны тере басма белән чагыштырырлык түгел. Китапханә искиткеч, бирегә киләсе килә, монда каласы килә», — дип тәэсирләре белән уртаклашты Россия режиссеры.

Кончаловский «Бүген — балалар, иртәгә — халык» дигән лозунгның Сергей Михалковтан алынган булуын билгеләп үтте.

Кукмарага килгәнче Егор Кончаловский Казанда булган, ул бу турыда Instagram язылучыларына да сөйләгән. «Мин Казанга килүемә бик шат, чөнки ул искиткеч матур шәһәр. Мин аны бик яратам һәм Казанга, гомумән, Татарстанга карата җылы хисләр кичерәм», — дигән ул.