news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов азык-төлекне өйгә китерү сервисларының курьерлары белән аралашты

Бүгенге көндә азык-төлекне өйгә китерү хезмәте бик тә популяр булганлыктан, курьерларның эше гаять тыгыз.

Рөстәм Миңнеханов азык-төлекне өйгә китерү сервисларының курьерлары белән аралашты
Пресс-служба Президента РТ

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс. Еда» һәм Delivery club сервислары курьерлары белән аралашу өчен урамда туктады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә азык-төлекне өйгә китерү хезмәте бик тә популяр булганлыктан, курьерларының эше гаять тыгыз.

«Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында алар тормышны тәэмин системасының бер өлешенә әверелде һәм „алгы сызыкта“ эшләүчеләр сафына кушылды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100