Миңнеханов колл-үзәккә сәфәре вакытында Казан пенсионерының соравына җавап бирде

Президент Казанда яшәүче ханымнан өлкән яшьтәге кешеләрне нинди сораулар борчуы белән кызыксынды.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Без булдырабыз» колл-үзәгенең эше белән танышты. Ул Казанда яшәүче пенсионер ханымның соравына җавап бирде һәм өлкән яшьтәге кешеләрне борчыган сораулар турында фикер алышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пенсионер ханым урамга чыгып йөрмәскә дигән киңәшләрне үтәве хакында сөйләде һәм өенә азык-төлек, дарулар китерүдә ярдәм сорады. Рөстәм Миңнеханов тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итте.

«Барысы да үтәчәк — бераз түземлек кенә кирәк», — дип искәртте Президент.

Ул шулай ук колл-үзәк хезмәткәрләрен өлкән яшьтәге кешеләрнең ярдәм турындагы үтенечләренә колак салырга чакырды. «Без өлкәннәрне кайгыртырга һәм алар уңайсызлык тоймасын өчен барысын да эшләргә тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.