news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Өеңдә утыр»: волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләрнең өенә азык-төлек һәм дарулар илтә

8-800-200-34-11 кайнар элемтә телефоны буенча шалтыратып, азык-төлек һәм дарулар сатып алу, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү өчен заявка калдырырга мөмкин.

«Өеңдә утыр»: волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләрнең өенә азык-төлек һәм дарулар илтә
Михаил Захаров

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда яшәүчеләр, кибеткә барганда үзеңне куркыныч астына куймас өчен, волонтерлар ярдәменнән файдаланырга кереште. Аларга волонтерлар, азык-төлек һәм дарулар сатып алып, өйләренә бушлай китереп бирә.

«Сәламәтлегебезне куркыныч астына куясыбыз килми, азык-төлекне өйгә китерергә заказ бирдек», - диде пенсионер Фәрит Габдулла улы заказны кабул итеп алганда.

Коронавируска бәйле вазгыять аркасында, өлкән яшьтәге һәм ярдәмгә мохтаҗ һәр кешегә өйдән чыкмаска һәм волонтерлар хәрәкәте мөмкинлекләрен файдаланырга кирәк. 8-800-200-34-11 кайнар элемтә телефоны буенча шалтыратып, азык-төлек һәм дарулар сатып алу, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләү өчен заявка калдырырга мөмкин. Заказны аны кабул итеп алганда түләргә була, өйгә азык-төлек һәм даруларны китерү бушлай.

Пенсионерлар күбесенчә даруларга заказ бирә, аны өйгә китерүгә бер сәгатькә якын вакыт китә, диде волонтер Константин Александров.

«Волонтерлар шулай ук хуҗалыкта да күпмедер ярдәм итә – чүп-чарны чыгарып түгә яки башка эшне башкара ала. Әмма волонтерларга заказ бирүченең фатирына керергә ярамый, без заказларны куркынычсыз ераклыктан (бер метрдан артык) торып тапшырабыз», - диде Александров.

Татарстанда шулай ук «Без булдырабыз» колл-үзәге эшли. Телефоны: 8-843-598-3-598. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген аның эше белән танышты.



Галерея: Волонтеры доставляют продукты пожилым людям
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100