Чирмешән районында үзмәшгульләр медицина битлеге тегәләр

Азизәнең тегү цехында тәүлегенә 50 данә битлек җитештерелә.

(Чирмешән, 29 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районында үзмәшгуль Азизә Шәрифуллина күп тапкыр кулланыла торган медицина битлеге тегә башлаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

-Битлекләрне трикотаж — мамык (хлопок) тукымасыннан тегәбез. Битлек ике катлы, аның аша сулыш алу да җиңел, — ди эшмәкәр. — Мондый битлекләрне юарга, кайнатырга, үтүкләргә, дезинфекцияләргә дә була. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләр кебек үк, аларны да ике-өч сәгатьтән артык кияргә ярамый.

Азизәнең тегү цехында тәүлегенә 50 данә битлек җитештерелә.

-Битлекләр тегү белән бездә тагын берничә көше шөгыльләнә башлады, — ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин. — Район үзәгендә шәхси эшмәкәр Ландыш Мингалимова һәм үзмәшгуль булып теркәлгән Илзидә Галимова һәм башка кайберәүләр дә бу эш белән мәшгуль. Битлекләрне шәхси даруханәләрдә сату турында да сүз бара.