Казан язучылары Азнакайда кунак булдылар

Сүз мәктәпләрдә туган телебезне укыту, татар матбугатына язылу турында да барды.

(Азнакай, 29 март, “Татар-информ”, “Маяк”, Резеда Шәрипова). Танылган язучылар Марсель Галиев, Рабит Батулла, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Алмаз Хәмзин, Рөстәм Галиуллин, Фәнил Гыйләҗев Азнакайда кунакта булдылар, дип хәбәр итә район газетасы.

Аларны хакимияттә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Ул язучыларны районны тарихын барлау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды, аларга югалган авылларга багышланган китап бүләк итте. Сүз мәктәпләрдә туган телебезне укыту, татар матбугатына язылу турында да барды.

Аннан соң кунаклар төбәкне өйрәнү музеенда булдылар, шәһәренең 1 нче мәктәбендә, гимназиядә, Кәкре Елга мәктәбендә укучылар белән очраштылар, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар да язучы абыйларына җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр, диелә район хәбәрендә.