Язның беренче көнендә Татарстанда томан һәм бозлавык көтелә

Республика синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтә.

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 1 мартта, Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Моннан тыш, автомобиль йөртүчеләргә сак булырга кирәк — юлларда көчле бозлавык булачак.