news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Чирмешәндә район җитәкчеләрен искә алдылар

Оешканнан башлап, район белән 20 җитәкче идарә иткән.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Чирмешәндә район җитәкчеләрен искә алдылар
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 29 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсендә Чирмешән (Беренче Май) районы партия райкомының беренче секретарьлары турында «Алар район белән җитәкчелек итте» дигән темага искә алу кичәсе үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Китапханәчеләр кунакларга 90 ел дәвамында район җитәкчесе булып эшләгән кешеләрнең һәркайсы турында презентация күрсәтте.

Беренче җитәкчеләр хакында мәгълүматлар азрак булса, ә менә 50-60 еллардан соң районны күтәрүдә тырыш хезмәт куйган башлыклар турында хатирәләр күп яңгырады.

Чарага чакырылган хезмәт ветераннары, КПССның Чирмешән райкомы һәм башкарма комитетның элеккеге хезмәткәрләре үзләре эшләгән чорда район белән җитәкчелек иткән шәхесләр турында истәлекләрне яңарттылар. Аеруча, авыл хуҗалыгы, колхозларда хезмәт хаклары түли башлаган елларга, район үзәгендәге яңа төзелешләргә кагылышлы хатирәләргә урын күп булды.

Беренче Май районы оешканнан башлап, район белән 20 җитәкче идарә иткән. Берәүләр районны 1-2 ел гына җитәкләсә, араларында 20 елдан артык хезмәт куючылар да бар. Алар һәрберсе район тарихында якты эз калдырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100