Әлки районында ярминкә үткәреп, кышны озаттылар

Май чабуны бәйрәм итәргә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов котлады.

(Әлки, 29 февраль, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы үзәге Базарлы Матакта сәүдә рәтләре тезелеп киткән, ә ял паркы каршында берничә авыл җирлеге вәкилләре самавырда чәй кайната, плитәләр куеп, табаларда коймак чыжлатты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярминкә бу юлы товарга мул булды. Сатып алучыларга шәхси хуҗалыкларда симертеп чалынган терлек, кош-корт ите, сөт-май, тәм-том гына түгел, күп төрле кием-салым, хуҗалык кирәк-яраклары да тәкъдим ителде.

Ә Үзәк паркта күңелле музыка яңгырады. Биредә район сәнгатькәрләре, музыка мәктәбе укучылары концерт куйды. Тамашачылар да тик кенә тормады — җырларга кушылды, зур-зур түгәрәкләр хасил итеп әйлән-бәйлән уйнады. Май чабуны бәйрәм итәргә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов котлады.

«Быел кышны озатырга дип гадәттәгедән иртәрәк җыелдык. Әмма һава торышы үзе үк язны ашыктыра. Май чабу белән котлыйм. Алда — Ураза, Ходай иманыгызны ныгытсын, күңелләргә шәфкать өстәсен, дип теләде ул.

Туйганчы җырлап биегәч, бәйрәмдә катнашучылар ялкаулык, хөсетлек, шатлык символы булган карачкыны яндырып, бәйрәмне тәмамлап куйды.