news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районында сугыш балаларына игътибарны арттыру планлаштырыла

Районда 1927-1945 елларда туган 3626 кеше яши.

(Кукмара, 29 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмара районы Советында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән җыелышта һәр авыл җирлегендә, оешма-предприятиеләрендә сугыш чоры балалары катнашында бәйрәм чаралары үткәрү кирәклеге турында сөйләшенде.

Кукмара районында 1927-1945 елларда туган 3626 кеше яши.

«Берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Чәй өстәлләре артында очрашу оештырып, аларга хөрмәт күрсәтергә кирәк», дип бурыч куйды район башлыгы Сергей Димитриев.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да әлеге башлангычның бик урынлы булуын, аны республика күләмендә уздырырга кирәклекне әйтте.

Район Мәдәният йортында сугыш чоры балалары катнашында чаралар үткәрү инде эш планына кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100