news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан авылларында алкоголь сата торган кибетләр ачылачак

Хакимият легаль алкоголь сатыла торган кибетләр ярдәмендә контрафакт продукциягә каршы көрәшәчәк.

Татарстан авылларында алкоголь сата торган кибетләр ачылачак

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев). ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Җәүдәт Әхмәтханов ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында билгеләп үткәнчә, Татарстан авылларында алкоголь сата торган кибетләр ачарга җыеналар.

Татарстан территориясендә 1 160 торак пункт исәпләнә. Халык саны 100 кешедән артып киткән 191 торак пунктта стационар сәүдә объектлары юк. Шулай ук халкы 100 кешедән арткан тагын 517 торак пунктта да алкоголь сату нокталарын таба алмыйсың.

Җәүдәт Әхмәтханов сүзләренчә, «әлбәттә, „күләгәдә эш итүчеләр“ моннан үз максатларында файдалана». Шунлыктан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан кулланучылар берлеге һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләре белән берлектә мондый авылларда кибет ачу бурычын куяйган.

«Бу район кулланучылар җәмгыяте системасындагы модульле павильоннар да, инде әзер стационар сәүдә объектлары да һәм яңа төзелгән корылмалар да булырга мөмкин», — диде ведомство башлыгы.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Татарстанның башка төбәкләр белән чиктәш районнары территориясендәге сәүдә нокталарын алкоголь белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100