news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр сәясәте буенча актив эшләгән һәм эшләмәгән районнар билгеле

ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов 2020 елда муниципалитетларда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның өстенлектә булуын әйтте.

Яшьләр сәясәте буенча актив эшләгән һәм эшләмәгән районнар билгеле
архив

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дамир Фәттахов Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә Татарстанда яшьләр сәясәте буенча актив эшләгән һәм эшләмәгән районнарны атады. Бүген Казанның «Московский» мәдәният үзәгендә министрлык 2019 елга нәтиҗә ясады һәм перспективаларны билгеләде.

Яшьләр сәясәте буенча лидер булган муниципалитетлар: Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Чистай, Баулы, Әлмәт, Чүпрәле, Тәтеш, Минзәлә. Рейтингның иң аскы рәтләрендә Кама Тамагы, Аксубай һәм Яңа Чишмә районнары калган.

Дамир Фәттахов ел йомгакларына багышланган чыгышында ресурслы проектлар буенча грантлар конкурсларында катнашмаган районнар исемлеген дә тәкъдим итте. Болар — Аксубай, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Балык Бистәсе, Сарман, Ютазы, Теләче, Тукай һәм Чирмешән районнары. «Ә бит бу 7 млн. сумлык приз фонды өчен көрәш иде. Сез үз районнарыгызда яшьләр инициативасына ярдәм итә ала идегез», — диде министр район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.

Министр районнарда яшьләр эшләре буенча бүлекчәләр булырга тиешлеген, кайбер районнарда бу эшнең акрын баруын әйтте. «Без Әгерҗе, Чистай, Зәй, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, шулай ук, Түбән Кама, Алабуга һәм Яшел Үзән районнарында яшьләр белән эшләүнең өстенлектә булуын күрәбез», — диде ул.

Ул 2020 елда муниципалитетларда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруның өстенлектә булуын әйтте. Муниципаль берәмлекләргә ел саен 50 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Алар районнарга грантлар конкурсы аша килеп җитәчәк.

Бүген ТР Яшләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100