news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшьләр эшләре министрлыгы «Интернет-гигиена» проектын башлый

Бүген ТР Яшләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте.

Яшьләр эшләре министрлыгы «Интернет-гигиена»  проектын башлый
архив/Михаил Захаров

Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Яшьләр эшләре министрлыгы үсмерләрдә интернет челтәрендә куркынычсызлыкны тәэмин итергә омтылган «Интернет-гигиена» проектын башлап җибәрә. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте.

«Яшь кеше күп вакытын интернетта уздыра. Ул аның аралашу һәм мәгълүмат алу урыны. Бу яшьләрдә үз кыйммәтләрен һәм дөньяга карашын формалаштыра. Тикшерүләр яшьләрнең рәсми мәгълүматтан бигрәк, популяр блогерларга һәм иҗтимагый фикергә ышануын күрсәтә», — диде министр.

«Яшьләр манипуляциягә бирешмәсен, алынган мәгълүматны анализлый алсын өчен без «Интернет-гигиена» мәгърифәти проектын башлыйбыз. Аның ярдәмендә интернет-иммунитет формалаштырырга уйлыйбыз», — диде Дамир Фәттахов.

Министрлык яңа проект кысаларында ата-аналар өчен онлайн-лекцияләр һәм мастер-класслар проекты башлый. «Бу очракта ата-ана зур роль уйный. Ләкин алар еш кына нишләргә кирәген үзләре дә белми», - ди министр.

Бүген ТР Яшләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы үтте. Утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Александр Бугаев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм башкалар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100