news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария күзәтчелеге: Дөньяда Африка дуңгыз чумасы белән вазгыять катлаулы

«Дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр — җитештерүчеләр, эшкәртү, сату белән шөгыльләнүчеләр бүген бик борчыла», — диде Идрис Гатин.

Ветеринария күзәтчелеге: Дөньяда Африка дуңгыз чумасы белән вазгыять катлаулы
Султан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә генә түгел, дөньяда да Африка дуңгыз чумасы (АЧС) белән бәйле вазгыять катлаулы. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россельхознадзор хезмәте ТР буенча идарәсенең Дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин сөйләде.

Аның сүзләренчә, 2019 елда Вьетнам, Гонконг, Индонезия, Корея, Лаос, Монголия, Майами, Филиппинда инфекция чыганаклары ачыкланган. Бу илләрдә моңа кадәр АЧС теркәлгәне булмаган. Европада — Болгария, Венгрия, Латвия, Молдовия, Румыния, Сербия, Украинада яңа чыганаклар табылган. 2019 елда Россиянең 17 төбәгендә инфекциянең 141 очрагы теркәлгән, йорт дуңгызларында 79, кыргый кабаннар арасында 62 факт.

Идрис Гатин быел гыйнвар аенда Россиядә Африка дуңгыз чумасының 11 очрагы теркәлгәнен, шуның 9 очрагы кыргый кабаннар, 2 очрагы йорт дуңгызлары арасында булганын әйтте.

«Россиядә АЧС таралышы куркынычы зур. Амур өлкәсе, Еврей автономияле округы, Приморье өлкәсендә 2019 елга кадәр АЧСның бер очрагы да булмаган. Дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр — җитештерүчеләр, эшкәртү, сату белән шөгыльләнүчеләр бүген бик борчыла. Ярты миллион дуңгыз булган Татарстанда бу хәлгә юл куймаска кирәк», — диде.

Профилактика чаралары буларак, дуңгызчылык предприятиеләре ябык режимда эшләргә кирәклеге турында кисәтеп куелган. Ульяновск һәм Самара өлкәләре белән чиктәш районнарда дуңгыз асраучы шәхси хуҗалыкларга да дуңгызларны читкә чыгарырга ярамау турында әйтелгән.

Идрис Гатин дуңгызчылык хуҗалыкларында планнан тыш тикшерүләр дә үткәрелүен әйтте. «Былтыр дуңгызлар булган барлык крестьян-фермер хуҗалыкларында без биргән күрсәтмәләр үтәлеше буенча тикшерүләр уздырылды. Елдан-ел ветеринария-санитария кагыйдәләрен үтәргә тырышалар», — диде.



Галерея: Пресс-конференция по недопущению заноса африканской чумы свиней на территорию РТ


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100