news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада балаларга иң күп кушылган исемнәр билгеле булды

Иң популяр исемнәр арасында Әмир, Әминә һәм Мәрьям бар.

Түбән Камада балаларга иң күп кушылган исемнәр билгеле булды
архив/Султан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсе 2019 елда ата-аналарның үз балаларына кушкан исемнәре турында гомуми мәгълүматны җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Узган ел ир балаларга Нэстор, Наис, Ирбег, Ермак, Добрыня, Кузьма кебек, кызларга Аурелия, Евангелина, Иванна, Иралия, Барира, Аполинария кебек сирәк очрый торган исемнәр дә кушылган.

2019 елда малайлар арасында иң популяр исемнәр Матвей, Әмир, Тимур, Кирилл. ә кызлар арасында Милана, Алисә, Әминә, Алинә, Мәрьям булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100