news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагы республикада алдынгы урынны били

Район башлыгы беренчел звенода һәм авылларда сәламәтлек саклау тармагында кадрлар кытлыгы булуын әйтте.

Түбән Кама сәламәтлек саклау тармагы республикада алдынгы урынны били
tat.e-nkama.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама сәламәтлек саклау буенча гомуми республика рейтингы өчлегенә керде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Бездә уңай табигый үсеш саклана, бала табучылар арасында үлем очраклары юк, гомуми үлем-китем республика күрсәткечләреннән түбәнрәк», — диде Айдар Метшин эшлекле киңәшмәдә.

Шул ук вакытта район башлыгы проблемаларны да билгеләде.

«Сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү мөһим фактор булып тора, — диде Айдар Метшин. — Аеруча беренчел звенода һәм авылларда сәламәтлек саклау тармагында кадрлар кытлыгы кискен тора. Без бу мәсьәләне хәл итү буенча актив эшлибез, аның әһәмиятен аңлыйбыз».

Айдар Метшин әйтеп узганча, әле ун ел элек кенә Түбән Кама сәламәтлек саклау системасы гомуми рейтингта 28-29 урынны алып торса, соңгы биш елда ышанычлы рәвештә алдынгылыкны саклый.

«Системалы характерга ия булган уңай үсеш Түбән Кама сәламәтлек саклау системасының үзгәрүен, сыйфатлырак булуын күрсәтә, бу — безнең медицина тармагының казанышы һәм республикада соңгы елларда гамәлгә ашырыла торган программалар нәтиҗәсе», — дип саный муниципаль район башлыгы.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100