news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыярга тәкъдим иттеләр

«Бердәм Россия» партиясе төбәк башлыкларына, партия фракцияләренә «кыска вакыт эчендә тиешле регламентлар һәм карарлар кабул итү» таләбе белән мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясе төбәк хакимиятләреннән һәм партия фракцияләреннән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя торган норматив актлар кабул итүне таләп итә. Бу турыда РИА Новости «Бердәм Россия» партиясенең «Имин юллар» проекты координаторы, Дәүләт Думасы депутаты Владимир Афонский сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.

«Салкыннар башлангач, «Бердәм Россия»гә балаларны җәмәгать транспортыннан суыкка чыгарулары турында мөрәҗәгатьләр саны арта, һәрвакытта да тукталышларда түгел. Бу практиканы бөтен җирдә тыярга кирәк, чөнки беренче чиратта мондый инцидентлар караңгы һәм салкыннан җәяүләп тиешле урынга кадәр барырга мәҗбүр булган балаларны куркыныч астына куя», - дип китерә «Бердәм Россия» матбугат хезмәте Афонскийның сүзләрен.

«Бердәм Россия» партиясе проекты координаторы сүзләренчә, бүген бу мәсьәлә төбәк норматив актлары белән көйләнә һәм бары тик берничә субъектта гына билетсыз балаларны салкынга чыгаруны тыя торган документ кабул ителде. Партия төбәк башлыкларына, партия фракцияләренә «кыска вакыт эчендә тиешле регламентлар һәм карарлар кабул итү» таләбе белән мөрәҗәгать итте, дип өстәде Владимир Афонский.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100