“Татар-информ” агентлыгында – ТР Президенты ярдәмчесе һәм Казан прокуроры

Сүз Казанның архитектура мирасын саклау проблемалары хакында барачак

(Казан, 29 гыйнвар, "Татар-информ", Наталья Топал). 30 гыйнварда 14.00 сәгатьтә “Татар-информ” агентлыгында экскурсовод, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Казан прокуроры Илдус Нәфыйков катнашында онлайн-конференция уза.
Казан үзәгендәге архитектура һәйкәлләре һәм тарихи объектлар язмышы сөйләшүнең төп темасы булачак. О.Балтусова шулай ук якындагы елда әлеге юнәлештәге эшчәнлек перспективалары белән дә таныштырачак.
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен онлайн-конференциядә катнашырга чакырабыз.