Илнур ГАЙНУЛЛИН

«Мөселманча әзерләнгән пилмән» язулы ризыклар - ул әле «хәләл» продукция дигән сүз түгел»
Илнур ГАЙНУЛЛИН: «Мөселманча әзерләнгән пилмән », «мөселманча мантый» язулы ризыклар, ул әле «хәләл» продукция дигән сүз түгел»

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, ул күмәк спорт чаралары һәм шуның ише савыктыру алымнары, башка төр кагыйдәләргә генә бәйле түгел. Дөрес итеп туклана белү дә, безнең сәламәтлегебезнең нигез ташларының берсе. Ләкин кибет киштәләребез бихисап төрле ризыклар белән тулып торганда, нәфес дигән нәрсә алгы планга чыга бит.«Җаның ни тели – шуны аша» дип, дин әһелләре әйткәнчә, шайтан да адым саен үчекләп, кешеләрне ымсындырып тора. Шул «җаның ни тели» арасыннан, шәригать тарафыннан тыелганнарын ничек аерырга? Хәләл дип ялган продукция сатучыларны ни көтә? Татарстан Диния нәзарәте башлангычы белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «хәләл» һәм «хәрам» стандартларына туры килгән продукция хакында сүз барды. Студия кунаклары – Татарстан Диния нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Илнур Гайнуллин һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең дин эшләре буенча урынбасары Сөләйман хәзрәт Зарипов.

Хәләл һәм хәрам продукция темасына безнең беренче генә тукталуыбыз түгел. Шулай да без күп очракта хәләл ризык дигәндә ит һәм иттән эшләнгән ашамлыкларны гына күздә тотабыз. Башка төр ризыклар да “хәләл” яки киресенчә “хәрам” булырга мөмкинме?
И.Г.: Иң элек бу ике төшенчәнең аңлатмасына килгәндә, хәләл, димәк, шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән, хәрам исә, тыелган дигәнне аңлата. Хәләл ит ризыклары белән бергә, бу төргә кондитер эшләнмәләрне дә, шулай ук ашамлык булмаган товарларны кертәбез, алай гына да түгел, Ислам банк системасы, иминият тармакларының да хәләл принциплары буенча эшләгәннәрен билгеләп үтәргә кирәк.

Белүебезчә, бу юнәлештә Сезнең оешма зур эшләр башкара, тик соңгы араларда «хәләл» исеме астында бик күп ялган продукция сатылу очраклары да мәгълүм бит.
И.Г.: Дөрестән дә контрафакт хәләл продукциясе киң тарала башлады һәм бу безне нык борчый. Бүгенге көндә без аеруча чит төбәкләрдән килгән, «хәләл» дип сатылучы, ә чынлыкта, бу стандартларга бөтенләй туры килмәгән ярымфабрикатлар һәм казылык эшләнмәләре белән еш очрашабыз.

Кайбер кибетләрдә хәзер хәләл продукция өчен аерым бүлекләр, витриналар булдырылды һәм аларга «хәләл ашамлыклар» дип язып куелган. Бер караганда бар таләпләр дә үтәлгән һәм мөселманнар да алардан ризыкны курыкмыйча сатып ала. Алар арасында да контрафакт продукция булырга мөмкинме?
И.Г.: Хәзер эре супер- һәм гипер маркетлар да хәләл продукция сатарга тырыша. Һәм әйтергә кирәк бу төр продукцияне мөселманнар гына түгел, ә башка дин кешеләре дә теләп сатып ала, ди сәүдәгәрләр. Чөнки хәләл продукциянең сыйфаты нык югары һәм аларга ашказаны өчен авыр эшкәртелә торган һәртөрле катнашмалар кушылмаган. Дөрес, ул супер-гипермаркетларның барысында да аерым витриналар юк һәм алар хәләл продукцияне, башка төр ашамлыклар белән беррәттән куярга мәҗбүр. Гади генә әйткәндә, дуңгыз ите белән янәшә. Сатып алучы иң элек хәләл продукциягә сугылган логотипка игътибар итәргә тиеш. Анда «хәләл» сүзе, татар, инглиз һәм рус телләрендә язылган. Моннан тыш, сатып алучы кибетчедән, бу төр продукциянең «хәләл» булуын раслый торган сертификатны сорап ала ала. Мондый сертификат сәүдәгәрләрнең барысында да юк һәм шунда инде шик туа һәм андый продукцияне алудан тыелырга кирәк.
Безнең комитет хәләл продукция саткан сәүдә оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшли, белгечләребез аларга мондый ризыкларны ничек һәм кайда урнаштыру, саклау, ваклап сатканда, кисеп бирү тәртипләрен, гигиеник таләпләрне даими аңлата. Әлбәттә, хәләл продукция, башка хәләл булмаган ризыктан аерым урнаштырылса, бик яхшы һәм кешеләрдә дә ниндидер шик калмас иде. Аеруча, әлеге бүлекләрдә кисә торган пычак, такталарга игътибар итәргә һәм алар хәләл ашамлык өчен аерым булырга тиеш.

Дин күзлегеннән чыгып караганда, нәрсә ул хәләл, нәрсә ул – хәрам?
С.х.З.: Коръәнгә карый торган булсак, Аллаһы Тәгалә, «сезләргә татлы, затлы, тәмле, яхшы нәрсәләр хәләл булды, әй акыл ияләре» дип өнди. Шул ук вакытта хәләлне таләп кылу, аны эзләү, хәләл булсын дип тырышлык күрсәтү дә һәрбер мөселман ир һәм хатын-кызга фарыздыр, дип тә өсти. Димәк, бу – безнең өстебезгә йөкләнгән фарыз, шуңа да ашаган ризыкларыбыз хәләл булсын дип тырышабыз.
Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръәндә һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.вәс) хәдисләрендә, сөннәтләрендә безгә ачыктан-ачык итеп хәрамның – зарар икәне, хәләлнең – файда икәнен аңлатты. «Хәләл дә ачыкланган бер нәрсә, хәрам да ачыкланган бер нәрсә» - диелә хәдистә. Җир йөзендәге күп нәрсәләрне Аллаһу Тәгалә хәләл кылды, шулар арасыннан кайберләрен хәрам итте. Шул ук вакытта: «Хәрамда зарар бар. Хәләлдә файда бар», - дип тә кисәтен куйды.

Дөрес итеп чалынмаган малның ите, яки дөрес әзерләнмәгән ризык та контрафакт хәләл продукция дип аталамы?
И.Г.: Чыннан да хәзер кибет киштәләрендә «хәләл» продукция белән бергә, «мөселманча әзерләнгән пилмән», «мөселман мантые» кебек ашамлыклар да пәйда булды. Һәрхәлдә, аларның капларына шундый язулар язылган. Әмма андый тамгалы, язулы продукциянең хәләл стандартына бернинди дә катнашы юк. Кешеләр дә күп очракта әнә шуларда ялгыша, «мөселманча» дигән язуны күрүгә, аны хәләл дип ышанып ала. Безнең комитет үзенең тикшеренүләре вакытында еш кына әнә шундый очракларга тап була.
Аннан соң янә бер фактка аерым тукталасым килә. Казанның күп кенә базарларында «хәләл» дигән язуны картоннарга язып куялар да үз продукцияләрен сата бирәләр. Мөселманнар аң булсыннар иде, безнең комитет андый бер генә дә урам сәүдәгәренә, яки алыпсатарга сертификат та, рөхсәт тә бирмәде. Без эре оешмалар, фирмалар һәм ит комбинатлары белән генә эшлибез. Мисал өчен башкалабызның Чех базарында, «Сабантуй» фирмасы белән берлектә аның бер өлешендәге витриналарны тулысынча яңарттык, бизәдек һәм анда бары тик безнең сертификат буенча гына эшләгән предприятиеләрнең хәләл продукцияләре сатыла. Аларга таләпләр нык югары һәм санитар яктан, һәм дин кануннары ягыннан. Узган елны шул базарда көзге ярминкәләр вакытында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казан мэры Илсур Метшин да безнең әлеге үзгәртеп коруларны күреп, аңа зур бәя биргәннәр иде. Бер уңайдан андый эшчәнлекне башка базарларда да җәелдерү кирәклеге әйтелде җитәкчеләр тарафыннан.

Хәләл стандартына нәрсәләр керә һәм комитетның бу өлкәдә нинди вәкаләтләре бар?
С.х.З.: Татарстан Диния нәзарәте каршында оештырылган «Хәләл» стандарты комитеты бу өлкәдә гаять зур эшләр башкара һәм күп кенә җаваплы органнар белән берлектә тиешле стандартлар эшләнгән. Стандартлар, без, дин әһелләре генә уйлап чыгарган әйбер түгел, монда санитар, гигиеник, ветеринар таләпләр дә керә.
Хәләлне ашау, ул – гыйбәдәт, ягъни Аллаһы Тәгаләгә табыну. Хәләл диеп халыкларны алдап ялган продукция сатарга тырышкан кешеләрнең өстенә бик зур гөнах өстәлә. Болай да ул ризык – ялган, болай да – хәрам, ә инде шуны алдалап сату, сәүдәгәрнең намусына тап төшерә торган нәрсә.
И.Г.: Без дәүләт структуралары – «Роспотребнадзор», «Ветеринария хезмәте», «Санитар-эпедимиологик күзәтчелек» идарәләре белән әлеге юнәлештә уртак хезмәттәшлек итү турында килешү төзедек һәм сәүдә нокталарында хәләл стандартының үтәлешен тикшерү буенча рейдларны да без нәкъ әлеге оешмалар белән берлектә оештырабыз. Алар исә үз чиратында бу төр таләпләр үтәлмәгәндә тиешле санкцияләр кулланырга мөмкиннәр, без исә андый контрафакт очраклары хакында халыкка җиткерергә тиешбез.
Бездәге хәләл стандарты белән хәзер күп кенә чит төбәкләрдә дә, БДБ илләрендә дә кызыксыналар, өйрәнәләр. Күптән түгел Казахстан хөкүмәтеннән һәм дини оешмаларыннан килеп безнең әлеге юнәлештәге эш тәҗрибәбезне өйрәнеп киттеләр. Кайтуга исә аларда да хәләл продукциясе стандартлары булдырылган, ГОСТ эшләнгән һәм Президентлары Нурсолтан Назарбаев, илләрендә хәләл продукция сатуны, өстенлекле юнәлеш итү турында карар да чыгарган. Мондый башлангыч күпләргә үрнәк һәм хәзерге заманда аеруча актуаль эшчәнлек – инвестицияләр җәлеп итүдә дә ул зур роль уйнар иде.

Хәләл стандарты нинди нормаларны эченә ала һәм сез аларны нинди үрнәкләргә таянып эшләдегез?
И.Г.: Халыкара хәләл стандарты бар һәм аны Малайзия дәүләте эшләде. Без нәкъ менә алар тәҗрибәсен алдык һәм ел саен Халыкара форумнарда катнашабыз. Россиядә исә беренчеләрдән булып Татарстанда, алда әйткән дәүләти органнар белән берлектә стандартлар эшләнде һәм аның нигезендә Малайзия тәҗрибәсе ятса да, без аны Россия менталитетына, илдәге ГОСТка яраклаштырдык.

Февраль аенда Татарстан Диния нәзарәте үзенең 10 еллыгын билгеләп үтәчәк. Сездә оешкан чагыштырмача яшь әлеге «Хәләл стандарты» комитетының нәзарәт эшчәнлегендә роле нидән гыйбарәт?
С.х.З.: 10 ел әлләни зур дата булмаса да, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан күп эшләр эшләнде, шул җөмләдән, «Хәләл стандарты» комитетына бәйле рәвештә дә. Бу орган халык арасында зур кызыксыну уятты, аның эшчәнлеге бик тиз җәелдерелде. Комитет, ниндидер «надзиратель, тыючы» ролендә түгел, ә нәкъ менә мөселманнарга хәләл ризык табучы, аны киң җәелдерүче, хәләл продукция җитештерергә, сатарга мөмкинлекләр тудыручы буларак танылды. Аны – Татарстан Диния нәзарәтенең йөзе дисәк тә, бер дә арттыру булмас. Безнең мондый хезмәтебез хәзер күпләргә үрнәк һәм комитет алга таба үз эшчәнлеген көчәйтергә, киңәйтергә сәләтле.

Әңгәмәне журналистлар Ләйсән Абдуллина һәм Сөләйман Нәҗмиев алып барды
Екатерина Красуцкая фотолары