Быел Казан-Чаллы трассасында масштаблы реконструкция алып барылачак

Татарстан аша узучы федераль юлларны ремонтлау, реконструкцияләүгә быел 3 млрд. 156 млн. сум финанслар каралган
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). 2007 елда республиканың юл хуҗалыгына барлык дәрәҗәдәге чыганаклардан 13,65 млрд. сум акча бүлеп бирелгән. Шуның 12 млрд. сумнан артыгы территориаль юллар челтәрен төзү-ремонтлауга, шәһәрләрне төзекләндерүгә тотылган. Әлеге мәгълүматлар бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта яңгырады. Журналистларга 2007 елда юл тармагындагы эшчәнлек йомгакларын һәм 2008 елга планнар хакында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Илдус Фәсхетдинов, «Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары идарәсе» ДУ җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин, «Главтатдортранс» идарәсе директоры Илфар Гыйльметдинов сөйләде.
Аерым чыганакларга килсәк, узган ел Татарстанда юллар челтәрен төзекләндерү һәм карап тотуга республика бюджетыннан 9,1 млрд. сум, Россия казнасыннан – 4,15 млрд., Казан бюджетыннан 400 млн. сум бүлеп бирелгән. 2008 елга инде план билгеле. Быел исә Татарстанның юл хуҗалыгын барлык чыганаклар исәбенә финанслау күләме 15 млрд. 576 млн. сумга җитәчәк. Татарстан казнасыннан биреләчәк финанслар 4 млрд. 675 млн. сум күләмендә расланган. Шуның 684,7 млн. сумы автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын төзү, реконструкцияләүгә тотылачак (129 км озынлыкта), 2 млрд. 352 млн. сумны 316 км озынлыктагы автомобиль юлларын ремонтлауга тотарга ниятләнә, 1 млрд. 626 млн. сум – юлларны карап тотуга китәчәк. Әмма Илдус Фәсхетдинов ассызыклавынча, республика бюджетыннан быелга каралган финанслар күләме соңгы сан түгел әле. Ул бюджетның тулылану дәрәҗәсенә карап артачак.
Татарстан аша узучы федераль автомобиль юллары челтәренең гомуми озынлыгы 1 мең 22 км булса, шуның 430 км Мәскәү-Казан-Уфа трассасына (М7 «Волга») туры килә. «Федераль юл агентлыгының Идел-Вятка төбәге автомобиль юллары идарәсе» ДУ җитәкчесе Мөхәммәт Гатиятуллин белдергәнчә, узган ел Россия бюджетыннан федераль карамактагы автомобиль юлларын карап тоту һәм ремонтлауга 1 млрд. 623 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Бу финанслар М7 «Волга» трассасының 835-840 км аралыгында реконструкция эшләрен тулысынча тәмамлап чыгарга, 829 км участогында транспорт развязкасы төзелешен башларга мөмкинлек биргән (эшләр тулысынча 2009 елда тәмамланачак). Иң мөһиме, федераль юлларга разметка салу тулысынча башкарылып, юл билгеләре яңартылган.
2008 елда федераль юллар челтәрендә алып барыласы эшләрнең төп өлеше – М 7 юлының Казан-Чаллы трассасында масштаблы реконструкция эшләре булачак. Аерым алганда, Казан-Чаллы трассасының 33 км озынлыктагы өлешен тулысынча реконструкцияләү планлаштырыла (840 км - 859 км участогында, 927 км – 933 км, 933 - 941 км). Быел бу максатларга федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә 1 млрд. 787 млн. сум акча юнәлдереләчәк. Быел шулай ук Вятка елгасы аша күперне реконструкция эше башланачак. Күпергә керү юллары белән аның гомуми озынлыгы 10 км тәшкил итә. Бу бик катлаулы объектлардан санала. Тиздән бу эшне башкарачак подряд оешмасына конкурс игълан ителәчәк. Моннан тыш, әлеге федераль юлның 829 нчы километрында юл развязкасы төзү ниятләнә. М 7 дән тыш, быел шулай ук «Казан - Йошкар-Ола» федераль юлының Залесный-Сафоново участогында реконструкция эшләре башларга ниятлиләр. Гомумән, реконструкция эшләренә быел федераль казнадан 1 млрд. 909 млн. сум бүлеп биреләчәк.
Мөхәммәт Гатиятуллин хәбәр иткәнчә, 2008 елда федераль юлларны һәм ясалма корылмаларны капиталь ремонтлауга 790 млн. сум бүлеп биреләчәк. Ә юлларны карап тотуга быел федераль казнадан, узган ел белән чагыштырганда, финанслар күбрәк каралган –барлыгы 413 млн. сум юнәлдереләчәк. Гомумән алганда ел дәвамында Татарстан территориясе аша узучы федераль трассаларда 3 млрд. 156 млн. сумлык эшләр башкарылачак. Мөхәммәт Гатиятуллин: «Федераль казнадан бүленә торган бу финанслар юлларның тоткарлыксыз эшчәнлеген тәэмин итәргә ярдәм итәргә тиеш», – дигән ышаныч белдерде.