Башкортстан татар оешмалары вәкилләре киңәш корды

Республикадагы татар милли оешмалары үзләренең быелгы беренче утырышында көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде
(Уфа, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда берничә ел инде Татар оешмалары берлеге эшләп килә. Анда, гадәттә, республикадагы егермегә якын татар милли оешмасы вәкилләре бергә җыелып, уртак эшләр хакында фикер алыша һәм киләчәккә бурычлар билгели.
БР Татар оешмалары берлеге үзенең быелгы беренче утырышын үткәрде. Анда Башкортстан Татар конгрессы, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте, Татар иҗтимагый үзәге, Татар морзалары мәҗлесе, Татар язучылары берлеге, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары берләшмәсе һәм башка иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре һәм актив әгъзалары катнашты.
Җыенда, нигездә, шушы елның беренче өч аенда алда торган мәсьәләләр тикшерелде. Киңәшмәне ачып, БР Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин иң элек узган елдагы эшчәнлеккә бәя бирде.
“Төрле сәбәпләр аркасында былтыр безнең берлеккә керүче оешмалар еш очраша алмады, - диде ул. - Моңа безнең төрле мәхкәмәләр юлында йөрүебез дә, агымдагы башка эшләрнең күп булуы да сәбәпче булды. Быел исә безгә бу кимчелекне бетерү шарт”.
Мәҗит Хуҗин үз чыгышында алда башкарылачак эшләр хакында да сөйләде. Аның сүзләренчә, иң төп бурыч – якын айларда Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү. “Хәзер аңа ныклы әзерлек алып барыла, ул җыенда без, бүгенге кискен мәсьәләләрне тикшерү белән бергә, алдагы эшебез юнәлешләрен дә билгеләячәкбез”, - диде чыгыш ясаучы.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган башка татар оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары да тикшерелгән мәсьәләләр буенча үз фикерләрен әйтте һәм тәкъдимнәр ясады. Тәкъдимнәрнең күпчелеге татар оешмалары үткәрәчәк мәдәни чараларга кагылышлы иде.